Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда тележурналист Алексей Кулешовны соңгы юлга озаттылар

“Эфир” телеканалы алып баручысы 18 мартта вафат булды.

Бүген Казанның 7нче шәһәр хастаханәсеннән танылган тележурналист һәм алып баручы Алексей Кулешовны соңгы юлга озаттылар.

“Алексей Кулешов бик якты, ачык һәм сәләтле кеше иде. Ул үзенең эшенә бик җитди карады, аны тамашачылар нык яратты. Алексейның шулай кинәт кенә китеп баруын без аңламый да калдык. Ул үзенең иҗат көчләре чәчәк аткан чакта китеп барды. Без аңа әтисенең исеме белән эндәшеп тә өлгермәдек. Безгә барыбызга да бик авыр. Без бу югалтуны үзебезнең шәхси фаҗига кебек кичерәбез”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

Алексей Кулешов 18 мартта пневмония – үпкә ялкынсынуыннан хастаханәләрнең берсендә вафат булды. 39 яшендә вафат булган журналистны Яшел Үзәндә җирләячәкләр. Алексей Кулешовны озатырга туганнары да, дуслары да, хезмәттәшләре дә килде. Телеканал исеменнән мәрхүмнең туганнарына “Эфир”ның генераль директоры Гөлсия Яхина кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

“Бу – безнең өчен бик зур югалту. Ул бик сәләтле журналист иде. Аның осталыгына рәхмәтле булган тамашачылар, шалтыратып, кайгыбызны уртаклаштылар. Исән чакта эшләгән изге эшләре Алексей Кулешовка теге дөньяда әйләнеп кайтыр дип ышанып калам”, - диде Гөлсия Яхина.

“Без бүген олы дустыбызны, хезмәттәшебезне, улыбызны, абыебызны һәм үзен тулысынча эшенә багышлаган яхшы кешене соңгы юлга озатабыз. Гомере буе ул барлык эшләрен дә җиренә җиткереп эшләде, үзенең хезмәтенә тулысынча бирелде һәм барысы өчен дә бик борчылды. Алып барган тапшыруында ул күп эшләр башкарды һәм күпләргә бик булышты”, - диде яңалыклар хезмәте җитәкчесе Дмитрий Аверкиев.

Җеназа укуда Казан һәм Татарстан метрополиты Феофан катнашты. “Алексейның китеп баруы минем өчен тетрәткеч яңалык булды. Без аның белән төрле тапшырулар алып бардык, очрашулар үткәрдек. Үз эшенең остасы булуыннан тыш, мин Алексейның гадел һәм ачык булуына шакката идем. Алексей искиткеч чиста, ихлас йөрәкле кеше иде”, - диде Феофан.

Журналистны соңгы юлга озатырга тамашачылар да килде. Тамашачылар исеменнән чыгыш ясаган ханым Алексей Кулешовны кешеләр бик яратып каравын әйтте. “Ул искитмәле матур тавышлы, яхшы кеше иде. Ул алып барган тапшыруларны зарыгып көтә идек. Бик зур югалту”, - диде ханым.

  • Алексей Кулешов Самара шәһәрендә туган. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Башта ул Яшел Үзән телевидениесендә, аннары “СТС”-Казань” каналының яңалыклар хезмәтендә, Татарстанның Экология министрлыгында “Альтернатива” телестудиясендә хәбәрче булып эшләгән.
  • “Эфир” телеканалында 2003 елдан бирле эшләгән. Биредәге эшчәнлеген Алексей Кулешов яңалыклар хезмәтендә хәбәрче булып башлаган. Аннары “Тема” тапшыруын алып барган.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X