Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

АРМИЯДӘН КАЧУЧЫ – ҖИНАЯТЬЧЕ

Район прокуратурасы шушы көннәрдә хәрби хезмәткә алынудан качып йөрүчегә карата кузгатылган җинаять эшен суд тикшерүендә дәүләт гаепләүчесе булып катнашты.

“Хәрби бурыч һәм гаскәри хезмәт турында”гы Федераль закон нигезендә запаста булмаган гражданнар хәрби комиссариат җибәргән повестка белән билгеләнгән вакытта хәрби хезмәт башланганчы медицина тикшеренүенә, чакыру комиссиясе утырышларына килергә тиеш. Бер сәбәпсез хәрби хезмәткә баруга кагылышлы чараларга килмәгән очракта җаваплылык каралган. Кырбаш авылында яшәүче 1999 елгы Филиппов та 2018 елның 1 апреленнән 15 июльгә кадәрге чорда Россия Федерациясе ко­раллы көчләренә алынырга тиеш була. Әмма егет билгеләнгән көндә армиягә чакыру пунктына килүдән бернинди сәбәпсез читләшә. 2018 ел­ның көзге чакырылышы башлангач, аңа кабаттан повестка бирелә. Егет бу юлы да аңлы рәвештә 23 октябрьдә дә һәм 1 ноябрьдә дә медицина тикшерүе узарга хәрби комиссариатка килми. Нә­тиҗәдә прокуратура әзерләгән тикшерү материал­ларына таянып, Россия Федерациясе тикшерү комитеты районара бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче тарафыннан Филипповка кара­та җинаять эше кузгатылды. Хәрби хезмәткә барудан законсыз баш тартучыны 200 мең сумга кадәр күләмдә штрафка тарту, 6 айга кадәр арест яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Кылган гамәле өчен чын күңелдән үке­нүен, гаебен тануын исәпкә алып, суд Филипповка иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләмичә, 10000 сум штрафка тарту турында хөкем карары чыгар­ды.

Шунысын да әйтергә кирәк, штраф түләү сау-сәламәт ир-егетне хәрби хезмәттән азат итми. Ватан алдындагы бурычны үтәргә туры киләчәк. Армиядән качып йөрүчеләргә рәсми рәвештә эшкә урнашу, гаилә корып социаль программаларда катнашу кебек өстенлекләргә ия булу да кыенлаша.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

Фото: https://pixabay.com | ArmyAmber

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев